Җомга, 03.05.2024, 03:13




Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Азатлык
 
Главная » 2012 » Апрель » 17 » «Сөләйман»дагы күзләре күрмәүче шәкертләр янына Баш казый килде
19:42
«Сөләйман»дагы күзләре күрмәүче шәкертләр янына Баш казый килде

Казанның «Сөләйман» мәчетендә урнашкан Күзләре күрмәүчеләрнең һәм бераз күрүчеләрнең Тернәкләндерү үзәгенә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килеп китте. 


Җәлил хәзрәт биредәге Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренең эше белән танышты, курсларда белем алучы шәкертләр белән фикер алышты, аннары эчтәлекле вәгазь сөйләде, соңыннан күзләре күрмәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирде.

Баш казый игелекле һәм нәтиҗәле эш башкарганнары өчен "Сөләйман” мәчете һәм "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды җитәкчелегенә, аерым алганда, Илдар хәзрәт Баязитовка, Илһам хаҗи Исмәгыйлевка һәм Мәликә ханым Гыйльметдиновага һәм башка хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләрен белдерде. "Сезнең хезмәтегез бик кирәкле, социаль яктан әһәмиятле һәм аңа төрле яклап ярдәм итү сорала. Аллаһ сезгә Үзенең киң рәхмәтен салып, тагын да ныграк үсеш алу насыйп булсын. Изге гамәл кылуыгызның мөһимлеген тагын да күбрәк кешеләр белсен иде”,-дигән теләкләрен ирештерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Дустанә шартларда барган бу очрашу чәй эчү мәҗлесе белән төгәлләнде.


Чыганак: татар-ислам.com



Просмотров: 929 | Добавил: fayz | Теги: ислам, күзләре күрмәүчеләр, Баш казый, Сөләйман, кказан | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Профиль
Гость

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!

Башка сайтлар
Һава торышы
Дуслар





  Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Хостинг от uCoz