Җомга, 03.05.2024, 01:28




Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Азатлык
 
Главная » 2012 » Апрель » 14 » Испаниянең «Реал Мадрид» клубы мөселманнар өчен үзенең эмблемасын үзгәртте
14:38
Испаниянең «Реал Мадрид» клубы мөселманнар өчен үзенең эмблемасын үзгәртте

Клуб җитәкчелеге бу хәлне Европа һәм Якын Көнчыгыш мөселманнары арасында команданың абруен күтәрү максатыннан эшләнүе хакында белдергән. Клубның вәкилләре төп халыкны мөселманнар тәшкил иткән төбәкләрдә аңлашылмаучылыклар һәм низаглар килеп чыкмасын өчен шулай гамәл кылулары турында әйткәннәр. Испания клубының җирле аркадашлары да реклама материалларыннан тәрене алуны таләп иткәннәр.

 Исегезгә төшерәбез: Испания клубының эмблемасында тәре сурәте 1920 елда барлыкка килә. Ул чагында Испания Короле Альфонс XIII клубка үзенең химаясен, яклавын белдергән иде. "Реал Мадрид”ның төп көндәше "Барселона” үз эмблемасыннан тәрене алдырган иде инде. Алар Якын Көнчыгышта сатыла торган футболкалардагы тәрене дә юкка чыгарганнар. Бу исә Катар мәмләкәтендә урнашкан химая фонды әһелләре белән уңайлы мөнәсәбәтләрне бозмас өчен дә шулай эшләнгән.

Чыганак: "Татар-информ”
Просмотров: 1541 | Добавил: fayz | Теги: намаз, Реал мадрид, реал, ислам, клуб | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Профиль
Гость

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!

Башка сайтлар
Һава торышы
Дуслар





  Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Хостинг от uCoz