Җомга, 03.05.2024, 01:55




Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Азатлык
 
Главная » 2012 » Апрель » 23 » Илдус Фәизнең мөфтилектән китүен кемнәр тели?
18:31
Илдус Фәизнең мөфтилектән китүен кемнәр тели?
Татарстан Диния нәзарәте каршында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизне мөфтилектән китүен таләп иткән пикет уздырылды. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиулла оештырды. Бер ел элек мөфти итеп сайланган Илдус Фәизгә каршы чарада 60 кеше катнашты. 

Әлеге пикет турында халык арасында шактый сүз булса да, каршылык чарасына халык күп җыелмады. Пикетта Илдус Фәизне постыннан китәргә чакырган плакатлар алып чыгылган иде. Анда "Мөфтият - ФСБ ялчысы", "Фәиз, кит!" һәм башка шундый эчтәлекле лозунглар бар иде.

Татарстанда Фәизгә каршы дулкын Кол Шәрифтән Рамил Юнысны имамлыктан алырга теләгәннәр соң башланып китте. Шуннан соң мөфти: "Кол Шәриф имамын сайлау да спектакльгә әйләндерелде. Монда төп рольләрне ваһһаби һәм Хизбут-Тахрир хәрәкәтләре, идән асты оешмалары, милләтчеләр уйнады. Алар бар да Хәнәфи мәзһәбе нигезендә формалашкан традицион исламга каршы күтәрелде. Мөгаен, гарәп революцияләре монда да фикердәшләр тапкан", дип чыгыш ясады. Бу, әлбәттә, Кол Шәриф мәчетенә йөргән традицион ислам тарафдарларын аптырашта калдырды. Традицион ислам мирасын пропагандалау эшен алып барган галимнәр дә мөфти тәнкыйтен кабул итмәде. Татар җәмәгатьчелеге арасында Илдус Фәиз докладын ислам диненә һәм татар теленә каршы мәкаләләр язып торучы Рәис Сөләйманов әзерләгән дигән фикер таралды. Чөнки әлеге чыгышның кереше татарофоб "Регнум" сайты язмаларыннан аерылмый.

Тагын бер факт күзгә ташлана: оппозиция Кол Шәриф имамы Рамил Юнысны мөфти итеп тәкъдим итә. Шул ук вакытта Юныс халыкны мөфтигә каршы бармаска, тынычлык сакларга чакыра.

Тимергали Сәид

Чыганак: татар-ислам.com

Просмотров: 920 | Добавил: fayz | Теги: илдус фаиз, намаз вакытлары, татарстанда ислам, фаиз | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Профиль
Гость

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!

Башка сайтлар
Һава торышы
Дуслар





  Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Хостинг от uCoz