Җомга, 03.05.2024, 05:11




Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Азатлык
 
Главная » Хәбәрләр архивы
                                                                                   
Сишәмбе көнне мөфти Илдус Фәиз Кол Шәрифтә үзен баш имам, Рамил Юныс белән Сөләйман Зариповны имам итеп билгеләде. Ләкин моңа халык риза булмыйча, 3 апрель көнне Кол Шәрифкә җыелды, Рамил Юнысны имамлыктан алган очракта баррикадалар оештыру белән янады. Шуннан соң ... Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 538 | null Дата: 06.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |


Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 444 | null Дата: 05.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |

"Кол Шәриф” мәчете моңа кадәр Татарстан Диния нәзарәтенә буйсынмаган. Ләкин 2012 елның 2 апрелендә өчьяклы килешү төзелде, һәм хәзер мәчет вәкаләтләре "Казан Кирмәне” дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Диния нәзарәте һәм "Казан Кирмәне” фондына бүленде. 


Илдус Фәиз
 
Әлеге хәлдән соң - 3 апрельдә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз үзен "Кол Шәриф” мәчете имамы итеп билгеләү боерыгына кул куйды. Әлеге боерык нигезендә шулай ук мәчет эшчәнлеге ике ай эчендә Татарстан Диния нәзарәте уставына туры китерелергә тиеш.

Әйтик, бүгеннән башлап "Кол Шәриф”тә никахлар укыту тыелган. Мәчеттә имамнар булып эшләүче Рөстәм хәзрәт Бәкиров белән Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә вазифаларыннан азат ителә. Рамил Юныс дини й ... Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 536 | null Дата: 04.04.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |


Теләче районында Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.) багышланган викторина үткәрү дәвам итә. Аның икенче туры 29 мартка билгеләнгән.

24 мартта Теләче районының мәдәният йортында Балтач районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәйсә ханым Зарипова белән "Ислам һәм сәламатлек” темасына багышланган очрашу уздырылган. Очрашу ислам дине белән кызыксынучы барлык хатын-кызларны җыйды.
25 март көнне үзәк "Ихлас” мәчетендә район күләмендәге Коръән бәйгесе үткәрелгән. Биредә барлыгы 50дән артык бала катнашкан. Бәйге район җитәкчелеге һәм җирле эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылган. Балалардан Коръәнне матур уку, тәҗвид кагыйдәләрен белү, намаз уку тәртибен сөйләп күрсәтү соралган. Бәйге өч номинациядә уздырылган. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылган дип хәбәр итте "tatar-islam.com".
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 466 | null Дата: 31.03.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |

 

Казан мөхтәсибәте Татарстанда гына түгел, Россиядә иң эре дини оешмаларның берсе санала. Биредәге мәчет әһелләренең актив гамәл кылуы һәм кадрларны туплауда дөрес сәясәт үткәрү әлеге мөхтәсибәтне җөмһүриятебездә алдынгылар сафына куя. 

Әлбәттә, оешманың уңышлы эшләве аның җитәкчесеннән тора. 1995 елдан бирле Казан мөхтәсибәтен Мансур хәзрәт Җәләлетдин җитәкли. Һәр 4 ел саен Казан имамнары аңа ышаныч белдерә һәм имам-мөхтәсиб итеп сайлап куялар. Без Мансур хәзрәттән укучыларыбызга үзе турында һәм рухи өлкәдәге эшчәнлеге хакында сөйләвен үтендек.

Мансур хәзрәт, сөйләгезче, Сез кайда үстегез?

Мин Казанда туып үстем, 38 нче мәктәптә укыдым. Ул вакытларда мин һәр малай кебек үк укыдым, безнең Савин бистәсе буйлап йөгереп йөрдем. Аннары Ерак Көнчыгыштагы Хабаровск краенда Советлар Армиясендә хезмәт иттем.

Сез ди ... Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 663 | null Дата: 30.03.2012 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |

Буш Президент вазифаларын үтәгән чакта 2001 елның 11 сентябрендә АКШта теракт булып узгач, ислам хәйрия фонды әһелләренең телефонын тыңларга әмер биргән. Моның өчен бу оешма вәкилләре аны судка биргән.

21 декабьрдә Сан-Франциско федераль суды ислам фондына килгән зыянны һәм адвокат чыгымнарын каплау өчен 2,6 миллион доллар акчаны хөкүмәттән түләтергә дигән карар чыгарган. Хөкемдар фонд хезмәткәрләрен суд карарыннан башка тыңлаганнар, дип белдергән.

Журналистларның фикеренчә, әлеге суд Президент хакимияте белән гражданнарның иреге мөнәсәбәтләрен тикшерүдә бер мисал булып тора.

Суд Буш администрациясен хөкем системасын санламауда һәм парламент чыгарган кагыйдәләрне бозуда гаепләгән, дип хәбәр итә «Ислам для всех» агентлыгы.

http://tatar-islam.ru/  сайтыннан алынды


Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 720 | null Дата: 26.12.2010 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |

24.12.2010

Волгоградтагы изге китапны уку конкурсы «Әл-Җомга» мәчетендә Вологодск өлкәсе имамы Равил хәзрәт Мостафинның тырышлыгы нәтиҗәсендә узды. Аңа янә мөселманнарның «Ага-Хан» оешмасы, Россия Халыклары дуслыгы ассамблеясенең Вологодскидагы бүлеге хезмәткәрләре булышты. Конкурста беренче, икенче урыннарны-таҗик җәмгыяте, өченчене үзбәк җәмгыяте вәкилләре алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!

| null Категория: | nullКараулар: 732 | null Дата: 26.12.2010 | Рейтинг: | null Комментарийлар: (0) |

« 1 2
Copyright MyCorp © 2024
Профиль
Гость

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!

Башка сайтлар
Һава торышы
Дуслар





  Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Хостинг от uCoz