Быелдан башлап Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ операторы эшли башлаячак. Нәзарәт хаҗ кылуны очсызрак һәм сыйфатлырак итәргә ниятли."Татарстан мөселманнары быел хаҗга очсызрак бәядән бара алачак. Быелдан башлап хаҗ квоталары бары тик Татарстан диния нәзарәтенә биреләчәк”, дип сүзен башлады Татарстан мөфтие Илдус Фәиз бүгенге матбугат конференциясен. Әмма ул быел Татарстанга күпме күпме квота биреләчәген әйтмәде, "бу мәгълүмат апрель ахырында билгеле булачак”, диде.
Илдус Фәиз, быелгы хаҗ сәфәрләре Татарстан хаҗиларына узган елгы бәяләр белән чагыштырганда арзанрак чыгачак, дисә дә, төгәл генә бәясен әйтмәде.
Мөфти, "хаҗ кылу бәясе якынча 100 мең сум чамасы булыр, әмма чиктән чыккан бәяләр булмаячак”, дип каләм ияләренең сорауларын җаваплады.
Илдус Фәиз Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ
...
Дәвамын укырга ->
Хөрмәтле дуслар, комментарийлар калдырыгыз!
| Категория: | Караулар: 787 | Дата: 26.04.2012
| Рейтинг: | Комментарийлар: (0) | |